Безнең районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов килде. Министр урынбасары «Кызыл юл», «Борнак», «Сосна», «Кама» хуҗалыкларында булып язгы чәчүгә техника әзерлеге белән танышты һәм урыннарда оештырылган эшләрдән канәгать булуын белдерде. Исегезгә төшерәбез, 13 марттан, авыл хуҗалыгы транспортларының техник күзәтүе башлана. Мөһим чарага «Смәел» хуҗалыгында старт биреләчәк.