«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Фикердәш» клубы әгъзалары өчен «Башваткыч» уены узды. Өч блоктан торган уенда катнашучылар үз көчләрен сынады, сорауларга җавап бирде. Уен җырлар белән үрелеп барды. Юргары балл җыючыларга бүләкләр тапшырылды. «Бу уен гына түгел, ә дуслар белән аралашу, белемнәрне ачыклау һәм үз-үзеңә ышану хисен тою өчен сынау булып тора. Рәхмәт уенны оештыручыларга», ди чарада катнашучылар.