Баш режиссер Айдар Җаббаров тамашачыга Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Казан егетләре» спектаклен тәкъдим итте. Драматург аны узган гасырның 90 нчы елларында Фәрит Бикчәнтәев идеясе буенча язган 🥰 Бу – Камал театрына Мәскәүдән яшь артистлар кайткан чор. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган «Казан егетләре» тиз арада зур уңышка ирешә һәм аншлаг белән бара. Анда Рамил Төхвәтуллин, Илдус Габдрахманов, Гафур Каюмов, Люция Хәмитова, Әнисә Сабирова, Мөбарәк ролендә Рәшит Шамкай уйнаганы истә калган. Спектакль телевидениедән дә бик еш күрсәтелде. Соңрак аның дәвамы – «Казан егетләре артыннан» чыкты 👇🏻 https://vatantat.ru/news/kaban-buenda-pecan-ise-kazan-egetlare-saxnaga-kaitty-113097