Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәчәкбез

?   2026 елда Татарстан халкын май бәйрәмнәрендә озын яллар көтми. Быел алар соңгы биш елдагы иң кыскасы булачак, дип яза «Шәһри Казан». 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме – җомга көненә туры килә. Бу көн рәсми рәвештә ял көне булачак. Аның артыннан шимбә һәм якшәмбе — 2 һәм 3 май көннәре килә. Шулай итеп, татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк.   Җиңү көне – 9 май – быел шимбәгә туры килә. Шуңа күрә өстәмә ял көне икенче эш көненә – 11 майга күчерелә.   Шулай ук бәйрәмнәр алдыннан эш көне кыскартылачак. 30 апрельдә һәм 8 майда эш вакыты бер сәгатькә кыска булачак.

Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәчәкбез?

 

2026 елда Татарстан халкын май бәйрәмнәрендә озын яллар көтми. Быел алар соңгы биш елдагы иң кыскасы булачак, дип яза «Шәһри Казан».

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме – җомга көненә туры килә. Бу көн рәсми рәвештә ял көне булачак. Аның артыннан шимбә һәм якшәмбе — 2 һәм 3 май көннәре килә. Шулай итеп, татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк.

 

Җиңү көне – 9 май – быел шимбәгә туры килә. Шуңа күрә өстәмә ял көне икенче эш көненә – 11 майга күчерелә.

 

Шулай ук бәйрәмнәр алдыннан эш көне кыскартылачак. 30 апрельдә һәм 8 майда эш вакыты бер сәгатькә кыска булачак.