Сез матур һәм зирәк, сез безгә бик кирәк!Борын‑борыннан хатын‑кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет‑ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк‑таянычы да ул. Ә илнең көче - яхшы гаиләдә. Бүгенге тормышыбызда хатын‑кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк хата булмас. Моның өчен сезгә ихлас рәхмәтемне һәм тирән хөрмәтемне җиткерәм. Кадерле ветеран хатын‑кызларыбызга, тыл хезмәтчәннәренә, әбиләребезгә аерым мөрәҗәгать итеп, тынычлык, игелек, нык сәламәтлек, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм ихтирамын даими тоеп яшәвегезне телим! Ил өчен бу катлаулы вакытта Ватанны саклауга баскан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, әбиләренә, апаларына, хатыннарына һәм кызларына ышаныч, өмет һәм мәхәббәт юлдаш булсын, чөнки нәкъ менә шушы өч сыйфат сезгә һәм гаиләләрегезгә әлеге авыр чорны кичерергә ярдәм итә. Алгы сызыкта батырларча сугышкан, ил мә