Чаллыда атказанган спорт мастеры И.С.Утробин истәлегенә егетләр һәм кызлар арасында чаңгы спорты буенча республика ярышлары узды. Ярышның беренче көнендә 2008-2009 елларда туган егетләр арасында 10 километрлы дистанциядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Медаль яулаучылар арасында безнең Балтач спортчылары да бар. Гыйззәтуллин Данил – беренче, Хәлилов Әмир икенче урын яулады. Җиңүчеләрне һәм призерларны ихластан котлыйбыз!