Бүген бистәбездә район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбәракшин Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, районыбыз автоледиларын котлап, чәчкәләр бүләк итте һәм һәрбер автоледига юл кагыйдәләрен саклап, юлларда исән-сау йөрүләрен теләде. Без дә бу теләкләргә кушылабыз. Бәйрәмебез котлы булсын!