!» Районыбызда һәм күп кенә авылларда яшәүчеләр үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына, хәрбиләребезгә көчләреннән килгәнчә булышырга тырышалар. Яңгул авылының көмеш волонтерлары да актив рәвештә һәрдаим ярдәм кулы сузучылардан. Район башлыгы Рамил Нотфуллин Яңгул авылының көмеш волонтеры Ләйлә Рәис кызы Габделхакова җитәкчелегендәге төркем белән очрашып, игелекле хезмәткә кушылган ханымнарны якынлашып килүче Халыкара хатын - хатын-кызлар көне белән тәбрикләде. Бүгенге көндә көмеш волонтерлар шифалы чәйләр тутыралар. Чәйләр әзерләү белән беррәттән окоп шәмнәре әзерләү белән дә мәшгуль. Кулларыннан килмәгән эшләре юк волонтерларның: шәмнәр өчен парафинын да эретәләр, шул арада эшләрен төгәлләп, челтәрен дә үрәләр.