Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтач урамында кабан дуңгызы йөри , сак булыгыз

! «Балтач бистәсенең Мазһаров урамында кабан дуңгызы йөри. Сак булыгыз!» дип видео юллаган бер язылучыбыз. Кабан дуңгызы кешегә нинди очракта һөҗүм итәргә мөмкин? Бу хакта белгечләр менә нәрсә ди: — Кабан дуңгызын кеше өчен бөтенләй куркыныч түгел дип әйтеп булмый. Куркынычлыкны ситуациягә карап бәяләргә кирәк. Бер яшькә кадәр булганы хәтәр түгел, ә ата кабан (секач) кешегә һөҗүм итәргә мөмкин. Видеога эләккән дуңгыз ризык эзләп килгән булырга яки төркемнән аерылып калган булырга мөмкин. Секачлар бик сак була, алар кеше яши торган урыннарга килми. Гадәттә, кабан дуңгызы кеше каршына чыкмый, читләтеп узарга тырыша. Ул адәм тарафыннан яраланган һәм нык куркытылган булса гына һөҗүм итәргә мөмкин. Кабан күп очракта көндез йоклый, төнлә йөри. Кабан дуңгызы очраса — бу бик сирәк хәл, үзеңне тыныч кына тотарга кирәк. Куркыныч янамаганын сизгән хайван үз юлы белән китәчәк.

Балтач урамында кабан дуңгызы йөри , сак булыгыз!

«Балтач бистәсенең Мазһаров урамында кабан дуңгызы йөри. Сак булыгыз!» дип видео юллаган бер язылучыбыз.

Кабан дуңгызы кешегә нинди очракта һөҗүм итәргә мөмкин? Бу хакта белгечләр менә нәрсә ди:

— Кабан дуңгызын кеше өчен бөтенләй куркыныч түгел дип әйтеп булмый. Куркынычлыкны ситуациягә карап бәяләргә кирәк. Бер яшькә кадәр булганы хәтәр түгел, ә ата кабан (секач) кешегә һөҗүм итәргә мөмкин. Видеога эләккән дуңгыз ризык эзләп килгән булырга яки төркемнән аерылып калган булырга мөмкин. Секачлар бик сак була, алар кеше яши торган урыннарга килми. Гадәттә, кабан дуңгызы кеше каршына чыкмый, читләтеп узарга тырыша. Ул адәм тарафыннан яраланган һәм нык куркытылган булса гына һөҗүм итәргә мөмкин. Кабан күп очракта көндез йоклый, төнлә йөри. Кабан дуңгызы очраса — бу бик сирәк хәл, үзеңне тыныч кына тотарга кирәк. Куркыныч янамаганын сизгән хайван үз юлы белән китәчәк.