Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Ничек итеп сәламәт үренте үстерергә?

Бүген тәрәзә төпләрендә тартмалар барлыкка килде. Ясалма яктылык лампалары кабынды ‑ бакча тотучылар иртә утыртыла торган рассадаларны үстерергә кереште. Орлыкларның бер төрен март аенда чәчүгә әзерлек бара. Һәр эшнең үз тәртибе булган кебек, сәламәт үренте үстерүнең дә үз серләре бар. Сәламәт рассада артык биек түгел, нык, куәтле тамыр системалы һәм юан сабаклы булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нинди чаралар күрергә кирәк? ▪ Сыйфатсыз орлыклар кулланган очракта, шытымнар зәгыйфь була, буйга сузылып үсә, чирләргә бирешә яки бөтенләй чыкмый. Онытмагыз! Нәкъ менә сыйфатлы орлык ‑ булачак уңышның нигезе. ▪ Туры килми торган туфрак куллану үренте үсешен тоткарларга яки бөтенләй үтерергә мөмкин. Бакчадагы җирне эшкәртмичә куллану куркыныч. Туфракны үз кулың белән хәзерләргә дә, әзерне сатып алырга да була, тик ул билгеле бер культура таләпләренә туры килергә тиеш. Белгечләр, орлыкларны чәчәр алдыннан субстратны, шул исәптән кибеттән сатып алынганын да, туңдырып зарарсызландырырга, соңыннан, фа

Бүген тәрәзә төпләрендә тартмалар барлыкка килде. Ясалма яктылык лампалары кабынды ‑ бакча тотучылар иртә утыртыла торган рассадаларны үстерергә кереште. Орлыкларның бер төрен март аенда чәчүгә әзерлек бара.

Һәр эшнең үз тәртибе булган кебек, сәламәт үренте үстерүнең дә үз серләре бар.

Сәламәт рассада артык биек түгел, нык, куәтле тамыр системалы һәм юан сабаклы булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

▪ Сыйфатсыз орлыклар кулланган очракта, шытымнар зәгыйфь була, буйга сузылып үсә, чирләргә бирешә яки бөтенләй чыкмый. Онытмагыз! Нәкъ менә сыйфатлы орлык ‑ булачак уңышның нигезе.

▪ Туры килми торган туфрак куллану үренте үсешен тоткарларга яки бөтенләй үтерергә мөмкин. Бакчадагы җирне эшкәртмичә куллану куркыныч. Туфракны үз кулың белән хәзерләргә дә, әзерне сатып алырга да була, тик ул билгеле бер культура таләпләренә туры килергә тиеш. Белгечләр, орлыкларны чәчәр алдыннан субстратны, шул исәптән кибеттән сатып алынганын да, туңдырып зарарсызландырырга, соңыннан, файдалы микрофлора булдыру өчен, биопрепаратлар кертергә киңәш итә.

▪ Артык зур яки артык кечкенә, дренаж тишекләре булмаган яки сыйфатсыз материаллардан ясалган тарт­малар орлыкларның шытуын начарайта.

▪ Чәчәр алдыннан орлык­ларны эшкәртмәү дә авырулар барлыкка килү куркынычын арттыра һәм шытучанлыкны киметә. Ә җитештерүче тарафыннан инде агуланган орлыкларны кабат эшкәртү саклау эффектын юкка чыгарырга яки орлыкларны бозарга мөмкин. Эшкәртү уздыру турында төргәктә язылган була.

▪ Чәчү вакытын хәтта берничә атнага гына күчерү дә рассада сыйфатына йогынты ясый. Иртә яки соң чәчкәндә, үсемлекләр зәгыйфь булып чыга һәм начар үсеп китә. Артык тирән чәчкәндә, шытымнар бөтенләй чыкмаска мөмкин. Яктылык ярата торган культураларның өстенә туфрак сипмиләр. Куе итеп чәчкәндә үсемлекләр озын булып сузылып һәм көчсезләнеп үсә, аларның чирләргә бирешү куркынычы арта.

▪ Орлыкларны чәчкәннән соң су сибү аларны туфракка тирәнрәк батырырга мөмкин. Шуның өчен белгечләр субстратны бүлмә температурасындагы су белән дымландырганнан соң гына орлыкларны чәчәргә киңәш итә. Әгәр өстәмә су сибәргә кирәк икән, моның өчен сиптергеч кулланырга була.