Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Пилотсыз очкычлар — хәрби киләчәк

Октябрьскийдан пилотсыз очкыч операторы булырга теләк белдергән ир‑егетләрнең беренче төркеме пилотсыз системалар полкына барып кушылган да инде. Бу хакта «Туган як» гәзитенә шәһәрнең хәрби комиссары Валерий Шәрифуллин хәбәр итте. Дүрт елдан артык бара торган махсус хәрби операцияне белгечләр дөньядагы беренче дроннар сугышы дип атый. Хәзерге шартларда алар төрле гаскәрләрдә ‑ мотоукчылар, танк, артиллерия һәм башка берләшмәләрдә актив кулланыла. Бүгенге көндә РФ Кораллы көчләрендә төрле белгечлекләргә сорау зур: машина йөртүчеләр, укчылар, артиллеристлар, танкчылар, шул исәптән, пилотсыз очкыч операторларына да. БПЛА разведка алып бару, территорияне күзәтү, мәгълүмат җыю, артиллерия утына төзәтмәләр кертү, пехота, штурмлау бүлекчәләренең хәрби хәрәкәтен координацияләү һәм башка җаваплы бурычларны үтәүдә киң кулланыла. Моннан тыш, алар каршы як позицияләренә төгәл һөҗүмнәр ясауда да катнаша. Шуңа күрә пилотсыз очкыч операторларына мохтаҗлык аеруча зур. Пилотсыз системалар гаскәрләренә

Октябрьскийдан пилотсыз очкыч операторы булырга теләк белдергән ир‑егетләрнең беренче төркеме пилотсыз системалар полкына барып кушылган да инде.

Бу хакта «Туган як» гәзитенә шәһәрнең хәрби комиссары Валерий Шәрифуллин хәбәр итте.

Дүрт елдан артык бара торган махсус хәрби операцияне белгечләр дөньядагы беренче дроннар сугышы дип атый. Хәзерге шартларда алар төрле гаскәрләрдә ‑ мотоукчылар, танк, артиллерия һәм башка берләшмәләрдә актив кулланыла.

Бүгенге көндә РФ Кораллы көчләрендә төрле белгечлекләргә сорау зур: машина йөртүчеләр, укчылар, артиллеристлар, танкчылар, шул исәптән, пилотсыз очкыч операторларына да. БПЛА разведка алып бару, территорияне күзәтү, мәгълүмат җыю, артиллерия утына төзәтмәләр кертү, пехота, штурмлау бүлекчәләренең хәрби хәрәкәтен координацияләү һәм башка җаваплы бурычларны үтәүдә киң кулланыла. Моннан тыш, алар каршы як позицияләренә төгәл һөҗүмнәр ясауда да катнаша. Шуңа күрә пилотсыз очкыч операторларына мохтаҗлык аеруча зур.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге ир‑егетләр кабул ителә. Ә менә дроннар операторы 35 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш. Башкортстаннан беренче иреклеләр инде Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Алар арасында Октябрьский вәкилләре дә бар.

Октябрьскийда контракт төзү мәсьәләләре буенча хәрби комиссариатта (Ленин проспекты, 49) 4-19-45 телефоны буенча (хәрби комиссариат көн саен эшли), шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча шәһәр штабында 8-937-856-98-80 буенча консультацияләр бирәчәкләр.