Моң агыла. Ольга Ивановна дөньясын онытып тыңлый. Менә үтә күренмәле тамчылар тәрәзә пыяласына бәрелә, галәмәт зур күлләвекләрдә бата, туктый алмый, һаман моңсу биюләрен дәвам итә...
Авторы билгесез ‑ шулай дип куелган иде әлеге хикәя ахырында. Очраклы гына тап булдым рус телендәге әлеге әсәргә. Һәм... укый башлагач, аерыла алмадым. Тәрҗемә итәргә ниятләдем. Чөнки билгесез автор әсәре авыр хәлдә калганнарга юаныч сыман кабул ителде. Табигать мизгелләре төрлечә булган кебек, адәм балалары да билгеле бер калыпка сыймый. Шуның белән матурдыр да бу тормыш...
‑ Улыгызның аң үсеше начар. Сәләтсез дә. ‑ Ольга Ивановна Димка үсешенә кагылышлы дәгъваларын шундый төстә белдерде.
Ася җир астына төшеп китәргә риза иде бу минутларда. Ә Димка янәшә басып тора. Шатлыктан елмая. Әнисе бүген аны алырга иртәрәк килде ич, нигә куанмаска ди.
‑ Киен. ‑ Ана улына дәште.
‑ Ярар. ‑ Малай баш какты, ботинкасын чалыш итеп киеп тә куйды.
‑ Менә. Нәрсә әйтәсең инде монда! ‑ Ольга Ивановна баш чайкады да төркемдәге балалар ягына китеп юк булды.
‑ Дим. ‑ Ася ботинкаларга таба ымлады.
Малай көлде һәм аяк киемен дөрес итеп киеп куйды.
‑ Башка төрлерәк кисәң, кызыграк, ‑ дип Димка тирән сулыш алды. ‑ Башлары төрле якка караса, гел Чарли Чаплин кебек булыр идем.
‑ Син нигә дип барысы белән бергә аппликация ясамадың? Ольга Ивановна әйтә, дәрес буе чиста кәгазьгә карап утыргансың.
‑ Кайчы кисмәде. Ә кәгазь бите шундый ак, чиста, матур... бозасым килмәде. Әнием, әйдә өйгә кайткач ак битнең нинди матур булганын бергәләп карыйбыз?
... Ася авыр итеп тын алды. Уйлары үткәннәргә «йөгерде». Нишлисең, улын көчкә тапты шул. «Баш мие зарарланган. Бөтенләй сөйләшмәве, аң ягыннан артта калуы ихтимал», ‑ дип кисәтте табиблар. Яшь хатын үксеп елады, чарасызлыктан сабыена Ахматова, Маршак, Барто шигырьләрен укыды, телефонда Шуберт, Чайковский музыкасын кабызды. Җиде айда малай башын начар тота иде әле, ә менә унбер айда кинәт йөреп китте. Өч яшендә балалар өчен зур хәрефләр белән басылган китапларны укый иде инде ул.
‑ Балалар бакчасына бир син аны ‑ очраган берсе шундый киңәш бирә. Белмиләр шул, Дима бакчада да бик кыен аралаша, башка нәниләр рәхәтләнеп уен бүлмәсе буйлап чабышканда, тәрәзәгә карап тик басып тора.
‑ Дима, кил, уйна малайлар белән, ‑ дип ягымлы гына дәшә тәрбияче ярдәмчесе.
‑ Анда яңгыр күлләвекләр буйлап йөри. ‑ Малай бармагы белән тамчылардан хасил булган түгәрәкләргә төртеп күрсәтә. ‑ Бу яңгыр эзләре. Яңгырның аяклары күп бит. Кыргаякныкыннан да күбрәк...
‑ Самсонов, нишләп әле синең песиеңнең күзләре танавыннан түбәнрәк, алай дөрес түгел бит? ‑ Ольга Ивановна Дима ясаган рәсемне күрсәтә.
‑ Аңа күңелсез, ‑ дип аңлата сабый. ‑ Шуңа кәефенең асты өскә килгән...
‑ Сезнең улыгыз гади биремнәрне дә үти алмый. Аның яшьтәгеләр бик җиңел башкара югыйсә. ‑ Тагын «эләгә» Асяга тәрбиячедән. ‑ Ичмасам, калагын да дөрес тота белми бит! Миңа ашатырга мени инде аны хәзер?
‑ Дима. ‑ Әнисе өйдә табын артында улының бик оста пычак‑чәнечке белән эш итүенә аптырап сорау бирә. ‑ Бакчада сине калак та тота белми диләр...
‑ Калак тота белми дип уйласалар, тәмсез ашны көчләп ашатмаслар дидем. Әнием, ул ашның тәмсезлеген белсәң...
Әниле‑уллы урамга йөрергә чыгалар.
‑ Абый, сез дөрес уйнамыйсыз. ‑ Ася туктатып та өлгерәлми, Дима паркта скрипкада уйнаучы ир‑ат кырына йөгереп килә.
‑ Дөрес түгел? ‑ Музыкант гаҗәпсенеп малайга карый. ‑ Ә нигә, аңлатып бирәләсеңме?
‑ Менә бу урында көй баскычлар буйлап өскә йөгерә. ‑ Малай кулын өскә күтәрә. ‑ Ә сездә ул башта туры бара, аннан азрак өскә менә, ә аннан аска сикерә. Дөрес түгел бу.
‑ Син бу көйне беләсең мени?
‑ Беләм. Әнием миңа еш кабыза аны.
‑ Ә син импровизация дигәнне беләсеңме?
‑ Юк.
‑ Кеше бик әйбәт белгән нәрсәгә үзеннән нидер өсти, үзгәртә. Аңлашыламы?
‑ Аңладым. ‑ Дима баш кага. ‑ Сез им‑им‑про‑виза‑ция ясагансыз.
Малай таныш булмаган сүзне көчкә әйтә дә, шунда ук көлеп тә җибәрә. Теге ир дә елмая.
‑ Әнием, бераз уйнасам ярыймы? ‑ Сабый көзге яфраклар өеменә күрсәтә.
‑ Уйна, ‑ дип килешкән әнисе кыер‑кыймас музыкантка дәшә. ‑ Сез аны гафу итегез инде. Гадәттә ул үзен алай тотмый.
‑ Улыгыз музыка белән шөгыльләнәме? ‑ дип гаҗәпсенә үз чиратында ир. ‑ Кайсы музыка мәктәбенә йөри? Яисә укытучы белән махсус шөгыльләнәме?
‑ Юк. ‑ Ася баш чайкый. ‑ Ул хакта уйлаган да юк. Аннан... бәләкәй бит әле ул.
‑ Юкка, сабыйда абсолют ишетү сәләте. Моны тизрәк үстерергә кирәк. Балагыз бик күп нәрсәгә ирешергә сәләтле. Япониядә, мәсәлән, хәзер ике яшьтән музыкага өйрәтүне гамәлгә кертәләр. Биш яшьтә бала скрипкада үз импровизациясен уйный ала, дигән сүз.
‑ Белмим инде. Бәлки соңрак. Әлегә балалар коллективына ияләшә алмыйбыз.
‑ Шәхси рәвештә шөгыльләнергә була. Мин үзем үк алынам моңа, сез ризамы?
‑ Сез укытучымы әллә?
‑ Алай ук димәс идем. Кайчандыр оркестрда уйнадым, аннан бераз укыттым. Ялгыз чыгыш ясаулар барып чыкмады. Бирегә үзем өчен уйнарга киләм. Дөрес, нәниләр белән эшләгәнем булмады моңарчы, ә менә сезнең улыгыз белән рәхәтләнеп шөгыльләнер идем. Бик тә үзенчәлекле малай!
‑ Әйе, үзенчәлекле. Балалар бакчасында шуның аркасында еш шелтәлиләр мине. Ой, гафу итегез...
‑ Зарар юк. Бездә гомумән башкалардан аерылып торганнарны яратмыйлар... Килештекме? Дәресләрне башлыйбызмы?
... Вакыт уза бирде. Бакчада бар да элеккечә калды. Улын алырга килгән саен Ася чираттагы кисәтү‑киңәшләрне ишетә торды. Аңа яхшы психологка мөрәҗәгать итәргә дә куштылар.
‑ Карагыз әле? ‑ Анага кыек‑мыек таякчыклардан торган кәгазь битен күрсәтәләр. ‑ Нәрсә инде бу? Бүген бөтен бала керпе әвәләде. Дима ни әвәләгәндер, һич аңлашылмый.
Ася тәрбияче күрсәткән пластилин эшләнмәгә карый. «Нигә аңлашылмасын инде, берничә юан инә әвәләр урынга Дима күп итеп нечкә инәләр ясаган, шул гына».
‑ Әнием, ‑ диде малай анасының уйларын раслагандай. ‑ Олы керпенең алты меңгә якын инәсе бар. Өстәвенә барысы да нечкәләр. Тырыштым‑тырыштым, барып чыкмады, бер‑берсенә ябышып беттеләр. Жәл...
... Музыка мәктәбе укучылары конкурсына барырга Ольга Ивановна теләр‑теләмәс кенә ризалашты. Сеңлесе үгетләде.
‑ Әйдә, барыйк инде, ‑ дип ялынды ул. ‑ Андый бәйгеләргә болай да туган‑тумачалардан башка бик сирәк кеше йөри. Зал буш диярлек. Ә бит балаларга илһам алыр өчен тамашачылар кирәк. Тулы залда чыгыш ясау бөтенләй икенче бит инде ул.
Эш шунда ки, сеңлесенең улы Павлик музыка белән шөгыльләнә. Ата‑анасы, әби‑бабалары ярата шундый чараларга йөрергә. Ә Ольганың әллә ни теләге юк. Дөресен генә әйткәндә, якыннарының Павлик белән чиктән тыш масаюлары эчен пошыра. Күреп тора бит инде, малайга бу һич ошамый! Тик нишләсен, олыларны тыңларга күнеккән, тырыша, бүләк, кубоклар әледән‑әле өстәлә тора.
Ольга бар түземлеген җыеп булачак музыкантлар чыгышын тыңлады, тизрәк бетсә ярар иде бу конкурслары, дип уйланды. Гөнаһ шомлыгы, Павлик иң ахырдан чыгыш ясый икән, сабыр итәргә туры килә. Шулчак... жюри әгъзалары арасында ниндидер тоткарлык килеп чыкты.
‑ Биш яшь? ‑ дип кызыксынып сорады жюри рәисе. ‑ Кайсы музыка мәктәбеннән? Мәктәптән түгел дисезме?
Өстәл кырыена озын буйлы, чал чәчле ир кеше килеп басты, рәискә нидер сөйли башлады.
‑ Ярый, Георгий Алексеевич. Аңладым.
Рәис кеше янә исемлекләрне карады, ниһаять, чыгыш ясаучыны игълан итте: «Самсонов Дима. Укытучысы Георгий Алексеевич Овчинников».
Таныш фамилияне ишетүгә Ольга Ивановна сагаеп куйды. Менә сәхнәгә аның тәмам теңкәсенә тигән тәрбияләнүчесе килеп чыкты. Чыннан да, бу ул бит. Әнә, әнкәсе дә сәхнә кырыенда почмакта басып тора. Ольга аны соңыннан гына шәйләде. Самсонов... Кара син аны, әлеге сәер баланың музыка белән мавыкканын белми дә иде Ольга...
Дима уйный башлады. Чиста уйный. Скрипканы шундый ышанычлы тота, Ольга тәмам гаҗәпкә калды... Кинәт кайсыдыр мизгелдә илаһи моң бөтен залга таралды. Ханым үз‑үзен аңламас халәттә иде бу минутларда. Ниндидер искиткеч җиңеллек, иркенлек‑хозурлык... Көй әле агыла гына, ә залдагылар инде кул чабарга кереште. Теләр‑теләмәс, иренеп түгел, юк, дәррәү, бар көчкә! Димка сәхнәдә басып тора, һәрвакыттагыча мөлаем елмая. Ольга Ивановнаның еш кына ачуын китерә торган елмаю белән...
‑ Дима, ‑ дип сорый жюри рәисе малайдан.‑ Әйт әле, иң ахырда нәрсә уйнадың син?
‑ Бу ‑ импровизация. ‑ Малайның җавабы катгый яңгырады.
‑ Сине Георгий Алексеевич өйрәттеме әллә бу көйне шулай уйнарга?
‑ Юк, мин үзем. ‑ Малай бераз каушый төште. ‑ Бу көй паркта яфраклар очу турында. Ә менә бер яфрак берничек тә очалмый, чөнки анда кечкенә камка (тәтәй әби) йоклап киткән. Үзем күрдем, көз көне.
‑ Дуслар! ‑ Нәни музыкант янына укытучысы килеп баса. ‑ Кечкенә булса да, Дима инде көйләр яза. Бүген аның беренче чыгыш ясавы. Укучымны хуплавыгызны сорыйм. Уйнаганы ошагандыр бит?
‑ Ошады! Афәрин! ‑ Залдагылар тавыш бирде.
‑ Георгий Алексеевич, кабатлагыз әле, ни вакыт шөгыльләнәсез малай белән? ‑ дип кызыксынды рәис.
‑ Бер ел тирәсе. Әле башладык кына, дияргә була.
‑ Кеше ышанмаслык хәл! ‑ Өстәл артында утыручылар бер‑берсенә карашты.
Иң читтә утырган кыз малайга дәште:
‑ Дима, тагын уйна әле, рәхим итеп. Уйный аласыңмы?
Дима укытучысына күз төшерде. Нишлим, янәсе...
‑ Уйна, акыллым. ‑ Педагог малайның башыннан сыйпады. ‑ Ни телисең, шуны уйна.
‑ Ярар, ‑ дип җәһәт кенә килеште Дима. ‑ Алайса мин яңгыр турында уйныйм.
... Моң агыла. Ольга Ивановна дөньясын онытып тыңлый. Менә үтә күренмәле тамчылар тәрәзә пыяласына бәрелә, галәмәт зур күлләвекләрдә бата, туктый алмый, һаман моңсу биюләрен дәвам итә... Ханым никтер теге Дима төшергән аслы‑өсле «тинтәк» песине хәтергә ала. Эче жу итеп китә...
‑ Оля, ни булды сиңа? ‑ Сеңелесе курку катыш апасына бага. ‑ Нигә елыйсың?
‑ Юк, берни дә булмады. Музыка. Бу малай искитмәле... Сәләтле.
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА тәрҗемәсе