Кызганычка каршы, күренекле мәгърифәтче Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев исеме һәм хезмәтләре туган төбәгендә әлегәчә аз билгеле. Оренбург төбәгеннән чыккан атаклы галим һәм җәмәгать эшлеклесе, бүгенге көндә, казахлар тарафыннан үз галимнәре итеп танылган һәм башка казах галимнәре белән бер югары рәттә тора. Ул үз заманында казах, үзбәк, каракалпак һ.б төрки халыкларның этнографиясен, фольклорын, тарихын өйрәнүгә нигез салучыларның берсе.
Әбүбәкер Диваев 1855 елның 6 (18) декабрендә Оренбург шәһәрендә татар дворяннары нәселе дәвамчысы Әхмәтҗан Шаһиморат улы Диваев гаиләсендә дөньяга килә. XIX йөздә нәселнең Тукай авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районына карый) яшәгән тармагына нәселдән күчүче дворянлык бирелгән. Татар галиме һәм мәгърифәтчесе булып танылу алачак Әбүбәкер Диваевның ата-бабалары да шушы авылдан чыкканнар.
Әбүбәкер башта гаиләдә, аннан соң беркадәр Төркестанда өяз башлыгы вазифаларын башкаручы агасында тәрбияләнә. Оренбург кадет корпусының Азия бүлекчәсендә белем алган егет, 1876 елда әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң, Төркестан төбәгенә хәрби хезмәткә билгеләнә, аңа тәрҗемәче вазифаларын үтәү йөкләнә. Ә.Диваевның шушы вакыттан соңгы барлык гомере Урта Азия, Казахстан белән бәйле була.
Хәрби эш белән беррәттән, ул шул төбәктә яшәүче халыкларның яшәешенә, көнкүрешенә игътибар итә, телләре, тарихы, этнографиясе, халык иҗаты, кабер таш язмалары белән кызыксына башлый.
Ә.Диваев, шәркыятьче галим буларак, көнчыгыш халыкларының телләрен, әдәбиятын һәм мәдәниятен бик яхшы белгән. Әлеге гыйлемнәрен күпсанлы фәнни хезмәтләр язуда файдаланган. Шулай итеп, Ә.Диваевның 1886 елдан соңгы тормышы тулаем фән, әдәбият, гыйльми тикшеренүләр белән бәйле.
Шулай да Ә.Диваевның Төркестандагы эшчәнлеген фәнни юнәлеш белән генә бәйләп карау дөрес булмас. Моннан тыш, ул төрки халыклар арасында аң-белем, фәнни белемнәр тарату белән шөгыльләнгән, сәнгатьнең төрле төрләрен үстерүгә үзеннән өлеш керткән. Бу елларда татарлар яшәгән башка төбәкләрдәге кебек, Ташкентта да театр түгәрәкләре барлыкка килә, театраль тамашалар күрсәтелә. Бу эшләрдә, билгеле булганча, татарлар үзләре башлап йөри. 1904 елда Ташкент каласында шундый һәвәскәр татар театры барлыкка килә. Аны оештыруда татар полковнигы Әбүбәкер Диваев катнаша. Нәкъ менә аның фатирында беренче спектакльләр күрсәтелә.
Ә.Диваев – педагог та. 1906 елда хәрби хезмәттән киткәннән соң, ул Ташкенттагы татар җамигъ мәчете каршында ачылган татар мәктәбендә укыта, мөдирлек итә (1915 нче елларда әлеге вазифаны башкара). И.Гаспринский исемен йөрткән бу мәктәпне оештыруда һәм анда укытуда, Әбүбәкер Диваевтан тыш, Габдулла Биги (Мостакаев), Булат Салиев, Габдрахман Чанышыев, Һади һәм Хәбибрахман Фәйзиләр катнашкан.
Билгеле булганча, әлеге татарлар Төркестанда халыкка аң-белем тарату буенча зур эш башкарганнар. Педагогик эшчәнлек белән беррәттән, Ә.Диваев фән белән шөгыльләнүен дә дәвам итә. Бу елларда аның төрле фәнни журналларда, вакытлы матбугатта казахларның, үзбәкләрнең, каракалпакларның фольклоры, мифлары, риваятьләре, әкиятләре, ышанулары, гореф-гадәтләренә багышланган күпсанлы мәкаләләре, хезмәтләре дөнья күрә.
1915 елда Төркестанның рус фәнни даирәләрендә Әбүбәкер әфәнденең 60 яшьлек юбилее һәм мәдәни хезмәткә керешүенең 25 еллыгы зурлап билгеләп үтелә. “Туркестанский курьер”, “Туркестанские ведомости” газеталарында юбилярга багышланган зур-зур мәкаләләр басылып чыга. Бу вакыйга татар вакытлы матбугатында да яңгыраш ала. Әйтик, “Тормыш” газетасында Ә.-З. Вәлидинең “Диваев юбилее рус җәмгыятендә” дигән мәкаләсе дөнья күрә. Автор анда Ә.Диваевның 25 еллык фәнни эшчәнлеге хөрмәтенә уздырылган әлеге чарага бик тәфсилле туктала. Ул Төркестан газеталарында бу юбилей уңаеннан дөнья күргән аерым язмаларга тукталып уза, галимнең фәнни эшчәнлегенә зур бәя бирә.
Шул ук елда “Вакыт” газетасында Ташкент шәһәреннән Әхмәт Сәрдар дигән авторның “Әбүбәкер әфәнде Диваев” дигән мәкаләсе дөнья күрә. Анда автор Ә.Диваевның Сыр-Дарья өлкәсендәге статистик җыентыкларда дөнья күргән күпсанлы хезмәтләрен искә ала.
Ә.Диваевның тормыш юлы һәм гыйльми эшчәнлеге бүгенге көндә казах галимнәре тарафыннан җентекләп өйрәнелгән.
Ф.Уразаева, мәсәлән, Ә.Диваевның фольклористика өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланган, Б.А.Байтанаев галимнең тарихи мирасын һәм төбәкне өйрәнү эшчәнлеген яктырткан кандидатлык диссертацияләрен яклыйлар. Б.А.Байтанаевның бу темаган караган берничә китабы да басылып чыга.
Казах галимнәре Ә.Диваевның “үз хезмәтләрендә казах тормышының чынбарлыктагы картинасын сурәтләү” белән беррәттән, Казахстанның архитектура мирасын башлап өйрәнүчеләрнең алгы сафында торуын да ассызыклыйлар.
Ә.Диваевның гыйльми эшчәнлеге киң фәнни даирәләрдә зур яклау һәм бәя алган. Атаклы рус галимнәре В.В. Бартольд, Н.Ф.Катанов, А.Н.Самойлович һ.б.лар аның хезмәтләренә олы бәя биреп, бу хактагы фикерләрен язып чыгалар.
Чыннан да, Ә.Диваев төрки халыкларның борынгыдан килгән иҗатын туплауга һәм өйрәнүгә бик күп көчен һәм игътибарын бирә. Халык мәкальләренә, җырларына, бәетләренә, легендаларына, әкиятләренә, аеруча күчмә казахларның тормыш-көнкүрешенә, рухи тормышына бәйле булган материалларга ул аеруча зур игътибар итә. Галим фәнни ачышлары арасында моңарчы беркем дә өйрәнмәгән, беркайда да басылып чыккмаган этнографик материалларның булуын хәбәр итә, телдән-телгә сөйләнелеп бу көннәргә килеп җиткән әлеге кыйммәтле мирасның, хәзер өйрәнмәгән очракта, мәңгелеккә юкка чыгу ихтималы турында искәртә. Нәкъ шуның өчен дә ул бу бай чыганакларны җыя, туплый, һәм, шуның өстенә, революциягә кадәрге кайбер этнографлардан аермалы буларак, җентекләп өйрәнә һәм тикшеренү нәтиҗәләрен фән эшлеклеләре, киң җәмәгатьчелек белән уртаклаша – лекцияләр укый, чыгышлар ясый, гыйльми хезмәтләр яза, бик күп яңа тарихи фактларны фәнни әйләнешкә кертә. 1896-1898 елларда Диваев казах халкының күмү йолалары, халык сынамышларына нигезләнеп ел фасылларын аңлатуга һ.б. темаларга караган тикшеренүләре белән Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте утырышларында чыгыш ясый.
Ә.Диваев революциядән соң да фәнни-педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Ул Ташкент шәһәрендәге Урта Азия дәүләт университетын һәм Шәрык институтын оештыручыларның берсе була, әлеге уку йортларында казах этнографиясе кафедраларын ачуда башлап йөри, студентларга дәрес бирә. Соңрак аңа университетта профессор дәрәҗәсе бирелә. Моннан тыш, ул Ташкентта күренекле татар педагоглары Булат Салиев, Габдулла Мостакаев, Габдрахман Сәгъди, Гариф Алпаровлар белән берлектә “Татар мәгариф институты”нда (баштарак чорда “Белем йорты” буларак билгеле) шәкертләргә белем бирә. Шәһит Әхмәдиев тарафыннан оештырылган бу уку йортының беренче директоры Г.Мостакаев була. Анда, татар яшьләре белән беррәттән, уйгур, казах, үзбәк, дүнгән студентлары да белем алган.
Әбүбәкер Диваевның төрки халыкларның бай рухи мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни эшчәнлеге үзе исән вакытта ук тиешенчә бәяләнә.
Төркестан Республикасының Халык комиссарлары советы 1923 елда Төп Урта Азия музеенда галимнең исемен йөртүче этнография бүлеген ачу, Казах мәгариф институты каршында оештырылачак тарих һәм этнография кафедрасына Ә.Ә.Диваев исемен бирү хакында карар кабул итә.
Әбүбәкер Диваев 1933 елның 5 февралендә Ташкент шәһәрендә вафат була. Кабере шунда ук. Бүгенге көндә карендәш төрки халыкларның рухи мәдәнияте һәм мәгарифе үсешенә биниһая зур өлеш керткән, йөзгә якын фәнни хезмәт язган Оренбург татарының исемен Шымкент, Алматы, Астана шәһәрләрендәге урамнар йөртә.