Шигъри күңелле булып тусалар да үзләрен шагыйрь дип атарга җөръәт итми, йөрәк түрләрендә тирбәлгән хисләрен якыннарына, я булмаса ак кәгазьгә ирештерүче шәһәр абый-апаларының иҗатлары белән танышыгыз әле. Тормыш язда ярала
Беренче бәйрәм язда
Ул бәйле табигатькә.
Кояш чыгып җылыта да,
Эретә карны җирдә.
Күңелләргә яз килә,
Бәйрәм хисе сизелә.
Хатын-кызлар елмаюы
Эретә бозны күңелдә.
Кем бәйле табигатькә –
Күренә гүзәл затларда.
Чөнки тормыш ярала
Хатын-кыз белән язда.
Яз килә, кояш көлә,
Тормыш ул ямь бирә.
Табигать йокыдан уяну
Кешедә дә сизелә.
Хатын-кызлар бәйрәме
Шуңа да яз килгәндә.
Чөнки табигатькә бәйле
Кеше табигате дә.
Таһир ХӘБИРОВ Газиз туган җир
Илемне күп гиздем,
Матурлыгын күрдем.
Аркылыга-буйга йөрдем.
Туган илем минем,
Иң ямьлесе җирнең,
Табалмадым аңа тиңен.
Башкортстан безнең
Таулар-күлләр иле,
Елгаларга бай төбәк булган.
Горурланам шуңа
Һәр елгасы белән
Урал таудан түбән юл алган.
Синең күперләрең
Ярларны тоташтырган,
Саклый безгә дуслык җепләрен.
Далаларың иркен -