Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Норма авылы китапханәсендә студентлар өчен «Әхлак – диннең нигезе!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды

Әхлаклы кеше — сүзендә, эшендә, һәртөрле хәл һәм хәрәкәтләрендә дөрес дип табылган кагыйдәләрне үтәгән кеше. Әхлак кагыйдәләре кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салалар. Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалының бертөркем студентлары белән Норма авылы китапханәсендә «Әхлак – диннең нигезе!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әхлакый дәрес үткәрелде. Китапханәче Лилия Шәйхетдинова студентларга «Башкаларга карата күркәм сөйләм, яхшы сүзләр, изге һәм матур гамәлләр кебек үз күңелеңә ятышлы сыйфатларны гына файдалан. Яман сөйләмнәрдән һәм яман гамәлләрдән ерак булырга тырыш, башкаларга карата ул гамәлләрне кылма. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең башка колларына карата яманлык кылсаң, һәрвакыт Раббыңның сиңа ул яманлыкны кире кайтарачагын онытма!» дигән киңәшләрен бирде.

Норма авылы китапханәсендә студентлар өчен «Әхлак – диннең нигезе!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды

Әхлаклы кеше — сүзендә, эшендә, һәртөрле хәл һәм хәрәкәтләрендә дөрес дип табылган кагыйдәләрне үтәгән кеше. Әхлак кагыйдәләре кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салалар.

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалының бертөркем студентлары белән Норма авылы китапханәсендә «Әхлак – диннең нигезе!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әхлакый дәрес үткәрелде.

Китапханәче Лилия Шәйхетдинова студентларга «Башкаларга карата күркәм сөйләм, яхшы сүзләр, изге һәм матур гамәлләр кебек үз күңелеңә ятышлы сыйфатларны гына файдалан. Яман сөйләмнәрдән һәм яман гамәлләрдән ерак булырга тырыш, башкаларга карата ул гамәлләрне кылма. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең башка колларына карата яманлык кылсаң, һәрвакыт Раббыңның сиңа ул яманлыкны кире кайтарачагын онытма!» дигән киңәшләрен бирде.