Мөслим аграрийлары язгы чәчүгә әзерләнә Авыл хуҗалыгы белгечләре быел карның күп булуына ихластан сөенә. Кар катламының калын булуы уҗымнарның яхшы кышлавына ярдәм итә, үсентеләрне өшүдән, салкыннардан һәм җилдән саклый. Башка еллардагы кебек кыш уртасында кар явып, боз катламы да хасил булмады быел. Болар барысы да уҗым культураларына уңай тәэсир итә. ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республика буенча 485 мең гектарда чәчелгән көзге культураларның 480 мең гектарының (98 процент) яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә булуын билгеләп үтте. – Быелгы уңыш нигезенә 13218 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Шулардан көзге бодай – 11140 гектар, арпа 1111 гектар мәйданны били. Вика – 289, рапс 585 гектар мәйданда чәчелде. Чәчүлекләр көздән үк яхшы үсеш бирде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Артур Шакиров. – Уҗым культураларының кышны ничек үткәрүен билгеләү максатында монолит