10.40 һәм 10.45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә) кабыначак, ә 10.43 сәгатьтә мөһим хәбәр теле- һәм радиоканаллар аша тапшырылачак. Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын Бөтенроссия күләмендә тикшерү елга ике тапкыр – яз һәм көз көннәрендә уза. Татарстанлыларга тынычлык сакларга киңәш ителә.
Бүген Татарстанда республика хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак
4 марта4 мар
~1 мин