Яран өй шартларында тугыз ай чәчәккә күмелеп утыра, кышын караңгы урында ял итә. Тамырлары корымасын өчен, айга бер мәртәбә аз гына сугару җитә. Март башында гөлләрне яктыга чыгарып, яңа туфракка күчереп утыртабыз, дип яза Йорт. Бакча. Рецептлар. ⚡️Ботакларын кисеп, тамырландырырга сулы стаканнарга тыгып куярга була. Яранга җылытылган яңгыр яки кар суын атнага 2-3 мәртәбә сибү җитә. Краннан агызып алган су савытын ачык тотып кислородка баетабыз. ⚡️Туфрагын даими йомшартып торуга, ашлауга мохтаҗ ул. Гөлләр гөмбәчек чиренә бирешмәсен, тамырлары нык булсын өчен, 1 л суга 1 тамчы йод тамызып, икенче юлы 1 л суга 1 аш кашыгы көл салып, 3-4 көн төнәтеп сибегез. ⚡️Суган кабыгын пыяла банканың яртысы тулганчы тутырып, өстенә су агызып, җылы урында төнәтегез. Шушы төнәтмәнең 1 бал кашыгын 1 л су белән сыеклап, гөлләргә сибегез. ⚡️5-6 йомырка кабыгын учта уып, 1 л суда 1 атна төнәтеп сипсәк, яран шаулап чәчәк атачак. Бер банан кабыгын 1 л суда 5 көн төнәтеп сибү дә отышлы.