Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында күңелләренә тынычлык бирерлек, гаиләләренә ризык китерерлек шөгыль тапкан. Үз эшләрен ачып җибәргәннәренә сөенеп бетә алмыйлар 👇🏻 https://vatantat.ru/news/uz-eslaren-ackan-valievlar-uklau-belan-taktadan-basladyk-112882 Бөтен кеше әзер ризыкка кызыга хәзер. Өендә пешерүчеләр кимеп бара торган заманга җиттек. Шуларны уйладым да, хатыныма: «Әллә ярымфабрикатлар ясап карыйкмы?» – дидем. Гаиләдәгеләр барысы да хуплады. Тик әле кулда бер тиен акча юк иде. Башта без социаль контракт төзедек. Дәүләт биргән акча гына җитмәгәч, туган-тумачалардан җыеп, суыткычлар, кирәкле җиһазлар алдык.
😍 Күпләр авылдан китеп, шәһәрдә рәхәт тормыш эзләгәндә, Адилә һәм Рәфит каланы салага алыштырган
3 марта3 мар
~1 мин