«Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды»ның Балтачтагы филиалы волонтерлары махсус хәрби операция зонасында гуманитар ярдәмне тапшырып, исән-сау туган якларга кайтып життеләр. Егетләр бу юлы Луганск һәм Донецк Халык республикаларында, Запорожье, Херсон якларындагы солдатлар белән очраштылар. «Егетләрдән Балтач районы халкына рәхмәт сүзләре, сәламнәр алып кайттык» – диләр волонтерлар.