Пүскәнлеләр махсус хәрби операциядәге һәлак булган егетләр истәлегенә хоккей турниры уздырган. «Балтач Арена» боз сараенда узган ярышта авылның өч командысы үзара көч сынашкан. «Егетләрне искә алу аларның рухына дога булып барып ирешсен, уеннарны оештыручыларга, турнирда катнашкан егетләргә ихластан рәхмәт», дип хәбәр итә ярышларны тамаша кылган җанатарлар.