Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Искәндәр Нотфуллин Рәхмәт хатына лаек булды

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетының хәрби хәрәкәтләр ветераннарының социаль-хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген саклауга багышланган түгәрәк өстәле утырышы барышында төрле төбәк вәкилләрен, шул исәптән Татарстан активистларын да, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бүләккә лаек булучылар арасында Балтач районы вәкиле – «Ватан өчен, Тынычлык өчен» волонтерлар төркеме координаторы, район Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Искәндәр Алмаз улы Нотфуллин да бар иде. Аның актив позициясе һәм волонтерлык хәрәкәте үсешенә керткән өлеше федераль дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә ел саен ветераннарга һәм Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертергә әзер булган яшьләр саны арта. #нацпроектмолодежьидети

Искәндәр Нотфуллин Рәхмәт хатына лаек булды

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетының хәрби хәрәкәтләр ветераннарының социаль-хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген саклауга багышланган түгәрәк өстәле утырышы барышында төрле төбәк вәкилләрен, шул исәптән Татарстан активистларын да, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бүләккә лаек булучылар арасында Балтач районы вәкиле – «Ватан өчен, Тынычлык өчен» волонтерлар төркеме координаторы, район Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Искәндәр Алмаз улы Нотфуллин да бар иде. Аның актив позициясе һәм волонтерлык хәрәкәте үсешенә керткән өлеше федераль дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә ел саен ветераннарга һәм Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертергә әзер булган яшьләр саны арта.

#нацпроектмолодежьидети