Кем дисезме? «Яшел ут-2026» республика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Беренче этапта коллективлар үзләренең эшчәнлекләрен папкага тупланган материал аша күрсәттеләр. Шәһәр бакчалары арасында Балтачнын 2нче номерлы балалар бакчасы коллективы (Лилия Хәкимова), авыл балалар бакчалары арасында беренчелекне Кариле балалар бакчасы коллективы (Фидәлия Шәйхетдинова) яулады. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында икенче этап 24 февраль көнне ДОСААФта юл кагыйдәләре буенча имтихан тотудан башланды һәм 2 номерлы балалар бакчасында балалар белән занятие күрсәтү белән дәвам итте. Тәрбиячеләр бар да зур әзерлек белән килгәннәр, үткәргән чаралары балаларда зур кызыксыну уятты. Жюри иң көчлеләре дип шәһәр бакчалары тәрбиячеләре арасында 1 урынны Балтачнын 2 номерлы балалар бакчасыннан Бариева Зөлхия яулады, авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында 1 урынга Карадуганнан Сәләхова Мәрьям лаек дип табылды. Котлыйбыз!