? Район социаль бүлегенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре көндезге төркемдә катнашучылар өчен «Май чабу уеннары» дигән бәйрәм оештырды. Катнашучылар традицион кышкы урам уеннарын уйнадылар, командалар арасында мавыктыргыч ярышларда катнаштылар, киез итекләрен еракка ыргыттылар, чаңгыда шудылар, бизәнү әйберләре җыюда үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Әлеге көн чын дуслык һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде.