Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

1 марттан пособие билгеләгәндә алимент күләме уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк

  Бердәм пособие рәсмиләштергәндә суд карары белән расланмаган алиментлар 1 марттан төбәк буенча уртача номиналь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк. Бу хакта «РИА Новости» яза.   Алиментлар суд акты белән расланмаган очракларда социаль фонд төбәк буенча уртача айлык хезмәт хакыннан чыгып эш итәчәк. Элегрәк исәпләгәндә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) исәпкә алына иде.   Үзгәрешләрдән соң гаилә керемендә исәпкә алыначак алиментлар суммасы артачак, чөнки уртача хезмәт хакы, кагыйдә буларак, минималь хезмәт хакыннан югарырак. Бу, үз чиратында, гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләүгә һәм бердәм пособие алу хокукына йогынты ясарга мөмкин.   Әгәр алимент суд аша түләтелгән икән, гаилә кеременә фактта керә торган сумманы кертәчәкләр. Әгәр дә суд карары булмаса, фонд алиментларны төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпли – хәтта түләүләр даими булмаган яки азрак күләмдә башкарылган очракта да.

1 марттан пособие билгеләгәндә алимент күләме уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк

 

Бердәм пособие рәсмиләштергәндә суд карары белән расланмаган алиментлар 1 марттан төбәк буенча уртача номиналь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк. Бу хакта «РИА Новости» яза.

 

Алиментлар суд акты белән расланмаган очракларда социаль фонд төбәк буенча уртача айлык хезмәт хакыннан чыгып эш итәчәк. Элегрәк исәпләгәндә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) исәпкә алына иде.

 

Үзгәрешләрдән соң гаилә керемендә исәпкә алыначак алиментлар суммасы артачак, чөнки уртача хезмәт хакы, кагыйдә буларак, минималь хезмәт хакыннан югарырак. Бу, үз чиратында, гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләүгә һәм бердәм пособие алу хокукына йогынты ясарга мөмкин.

 

Әгәр алимент суд аша түләтелгән икән, гаилә кеременә фактта керә торган сумманы кертәчәкләр. Әгәр дә суд карары булмаса, фонд алиментларны төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпли – хәтта түләүләр даими булмаган яки азрак күләмдә башкарылган очракта да.