Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

📣 Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирында бүген күңелле вакыйга

Биредә «Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил хатларын уку буенча җылы очрашу уздырды 👇🏻 https://vatantat.ru/news/xatlar-asa-alil-dasa-112769 Муса Җәлил – газетабыз өчен үзенчә кадерле кеше. Ул узган гасырның 20 нче елларында ул чактагы «Кызыл Татарстан»да (хәзерге «Ватаным Татарстан») хезмәт куйган, каләм чарлауда беренче адымнарын нәкъ менә безнең басмада ясаган дип әйтергә дә була. Бу турыда ул үз истәлекләрендә дә яза. Соңрак, инде шагыйрь буларак танылгач та, газета белән араны өзми.

📣 Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирында бүген күңелле вакыйга. Биредә «Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил хатларын уку буенча җылы очрашу уздырды 👇🏻

https://vatantat.ru/news/xatlar-asa-alil-dasa-112769

Муса Җәлил – газетабыз өчен үзенчә кадерле кеше. Ул узган гасырның 20 нче елларында ул чактагы «Кызыл Татарстан»да (хәзерге «Ватаным Татарстан») хезмәт куйган, каләм чарлауда беренче адымнарын нәкъ менә безнең басмада ясаган дип әйтергә дә була. Бу турыда ул үз истәлекләрендә дә яза. Соңрак, инде шагыйрь буларак танылгач та, газета белән араны өзми.