Яңа уку елына әзерлек кысаларында вузларда бюджет урыннары саны билгеләнде. Бу хакта Шәһри Казан хәбәр итә. Сөенечле яңалык: Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе татар журналистларын әзерләү юнәлешенә 25 бюджет урыны бүлеп бирде. Соңгы елларда бу юнәлештә бюджет урыннары бик аз булган, хәтта кайбер елларда бөтенләй каралмаган. Шуңа күрә быелгы карар — милли журналистика үсеше өчен мөһим адым. Бу хакта мәктәп деканы, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин хәбәр итте. Татар журналистикасына керергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!