Заетлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Әле шәһәрдән 25нче йөк әзерләнүен белгәч, Зает бистәсе халкы хәйрия чарасына бердәм кушылган. Территориаль иҗтимагый үзидарә Советы хәрбиләргә унынчы гуманитар ярдәм җыйды. Бу юлы унсигез кешегә исемләп атап посылкалар әзерләдек, - дип хәбәр итте ТИҮ советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров. - Яшьләр сараеннан тартмаларга тутырып кайтып килешебез. Посылкаларга кием-салым, җылы олтырак, гигиена кирәк-яраклары, медицина препаратлары, башка сораганнарын салдык. Татлы күчтәнәч әзерләүдә, гадәттәгечә, Дания Нәбиуллина, башка кирәк-яракларны юнәтүдә Рәзифә Гыймазетдинова ярдәм итте. СВО зонасында солдатлар көн саен үз гомерләрен аямый, безнең иминлегебез һәм ирегебез өчен көрәшә. Алар өзлексез физик һәм эмоциональ сынаулар белән очраша. Көн саен, без күз алдына гына да китерә алмаган кыенлыкларны җиңәргә мәҗбүр. Безнең ярдәм - рәхмәтебезне һәм ярдәмебезне белдерү. Без солдатларга аларның ялгыз түгеллеген, алар артын