». Сталин чорының «каты суыклар»ыннан соң илгә килгән җылылык, иркенлек, бөек куркуның бетүе. Репрессияләрнең кабатланмавы гына түгел, аларны кискен гаепләү, шәхес культын фаш итү. Хрущев идарә иткән 10 ел вакыт тарихка шул рәвешле кереп калачак. Шуларга өстәп, тарихта беренче тапкыр кешене галәмгә чыгару, халыкны коммуналь фатирлардан соңыннан «хрущевка» дип аталып киткән торакларга күчерү, чирәм-яткын җирләрне үзләштерү, халыкка пенсияләр түли башлау, армияне ике тапкыр кыскарту һ.б. кертеп була. ✍️ Наил Шәрифуллин яза: https://vatantat.ru/news/iulbascyga-kizanu-112670