Яңгул авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнар Әхмадуллин истәлегенә хоккей турниры узды. Әлеге чарадан авыл халкы берсе дә читтә калмаган. Спорт сөеп, актив спорт ярышларында даими катнашып килгән Илнарны дуслары, авылдашлары көчле рухлы, ярдәмчел, киң күңелле һәм бик яхшы капкачы буларак искә алалар. Әлеге турнирга Илнарның якыннары, туганнары, классташлары, дуслары хәтта Әтнә көллиятендә укыган группадаш егетләре дә килгән. 4 команда арасында бик көчле уен узган, уенга килгән җанатарлар да таралмый ахыргача егетләргә көч биреп торганнар. Спортчылар, җанатарлар өчен учак өстендә пылау, шулпа, коймак, чәй әзерләнгәннәр. Уен тәмамлангач, уенчыларга Илнарнын әнисе Рәхимә апа куз яшьләре аша егетләргә рәхмәт укып медальлэр, кубоклар тапшырган.