» 2022 елның ноябрендә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә алынып, көчле штурмнарның берсендә яраланып, бер аягын югалткан Шубан авылы егете Рамил Хәйретдиновка туган якларына аяк баскач, тыныч тормышка ияләнергә авыр була. — Рамилне бит аны 24 октябрь көнне алып киттеләр, Казанда ул бер кич кенә йок-лады да, 25 октябрь көнне Воронеж каласына озаттылар, — дип сөйли әнисе Рауза апа. — Нигә алай тиз булды бу соң, дигәнгә, өч балалыларны кире кайтару хисабына кешеләр кирәк булды, диделәр. Хәерлесе булсын дидем инде. Бердәнбер улымны алып киткәч борчылганымны белсәгез икән сез, тормышта гамем калмады, үзәкләрем өзелде, күзләремнән яшьләр кипмәде. Әни малае бит ул, шулкадәр ярата ул мине. Рамил Воронежда бер генә атна өйрәнүләр үтә, аннан соң аны Л. юнәлеше буенча алгы сызыкка алалар. Яралангач бер ел тирәсе госпитальдә дәвалана. Бер аяксыз, протезга калуны Рамил авыр кичерә. «Һай, ияләнә алыр микән инде», дип, ананың улына караган саен йөрәге сызлана. Әкренләп барысы да бу