Катлы камыр (слоеное тесто) бик күптөрле кибеттә, мин үзем чүпрәсезен (бездрожжевое) алырга тырышам. - 1 кг катлы камыр ( слоеное тесто Крем өчен: - 1 л сөт - 2 йомырка - 0.5 стакан шикәр комы - 3 а.к. он - 1 кап ваниль (Бу кремны ясарга иренсәгез, 1 пачка сыер мае + сгущенка катнашмасы куллансагыз була) Камырны җебетәбез, духовкада пешереп алабыз (уклау белән җәймибез). Суынгач һәр җәемне өчкә аерабыз. Валчыкларын уабыз, алары өстенә сибәргә кирәк. Кремны аерым савытта 200 мл.сөт, йомырка, шикәр, ванилин, онны яхшылап төер калдырмый болгатабыз һәм калган сөткә кушып болгатабыз, куерганчы акрын утта кайнатабыз. Тортка кремны җәлләми ягабыз, өстенә валчыкларын сибәбез.Тәмле булсын!