Ә ул, инфекция һәм авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итеп, иммун системасын ныгытуда зур роль уйный. Инҗирда антиоксидантлар да күп. Алар күзәнәкләрне онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, Альцгеймер авыруын китереп чыгара торган ирекле радикаллардан саклый. Аның составындагы калий йөрәк тибешен һәм кан басымын көйли. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын, кандагы холестерин микъдарын да киметә. Инҗир составындагы җепселләр ашкайнатуга ярдәм итә, эч кибү кебек ашказаны-эчәклектәге проблемалардан котылырга ярдәм итә. Анда шулай ук магний, бакыр, тимер һәм А витамины күп. Алар организмга энергия бирә, кәефне күтәрә.