Бәйрәм көннәрендә җирлекләрдә күп төрле спорт чаралары оештырылды. Шуларның берсе һәм зурысы - Норма авыл җирлегендә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Норма мәктәбендә озак еллар физик культура укытучысы һәм директор урынбасары булып эшләгән Фәрит Кәлимуллин истәлегенә уздырылган хоккей турниры булды. Турнирда шушы җирлектә хоккей уйный торган дүрт команда катнашты. Пүскән командасы, җирлекнең ветераннар командасы, мәктәп укучылары һәм яшьләр командасы үзара көч сынашты. Беренчелекне мәктәп укучылары командасы яулады. Ветераннар - икенче, Пүскән командасы - өченче, Норма яшьләре командасы дүртенче булды. Ярыш Тау-бетон оешмасы ярдәме белән оештырылды. Җанатарлар һәм уенчылар пич коймагы һәм самовар чәеннән авыз итте.