Әни йөрәге чикләрне белми, аның тыйнак рәхимлелеге гаять тә зур көчкә ия. Равилә Хәйдәровна, "Кетл" кушаматы алган, батырларча һәлак булган геройның әнисе, үзенең йөрәк ярасын госпитальдәге егетләрне кайгыртуга багышлаган. Ана үз куллары белән мендәрләр тегә. Яралы көрәшчеләр өчен сөяк рәвешендәге махсус мендәрләр тернәкләндерү чоры узганда бик тә кирәк. Мондый мендәрләр җәрәхәтләнгән егетләргә уңайлы халәттә ятарга, умыртка сөяген җиңеләйтергә, кан әйләнешен яхшыртуга, хәрәкәтләнергә ярдәм итәләр. Һәрбер мендәрләр- әни җылысы һәм сәламәтләнүгә ышаныч белән сугарылган. Равилә апа әнә шулай улының хезмәтен дәвам итә - кешеләрнең гомерләрен саклап кала, яралыларга уңайлык тудыра. 300дән артык мендәр, сөяк мендәрләр, матрас, валик тегәргә өлгерде инде яралы йөрәген олы йөрәккә алыштырган ана.
Әни йөрәге чикләрне белми, аның тыйнак рәхимлелеге гаять тә зур көчкә ия
23 февраля23 фев
~1 мин