Московка бистәсендә туып-үскән дүрт ир-егет бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында, Ватан мәнфәгатьләрен яклап, неонацизмга каршы көрәш алып бара Ватанны саклаучылар көне җитәрәк редакциягә Октябрьскийның Московка микрорайонында гомер итүче Зәкия Мөнирова килеп керде. Кулларына зур кәгазь тоткан. Әмма ул гади кәгазь булып чыкмады. Ул ‑ стена гәзите икән. Шактый кулъязмалар, гәзит битләрендә басылган материаллар, төсле генә түгел, аклы‑каралы фотосурәтләрне дә сыйдырган зур картон битен кызыксынып күзәттек. Никадәр язмышлар! Кораллы низагларда ил сагына баскан якташлар! ‑ Мин озак еллар мәктәптә балаларга тарих һәм җәмгыять белеме укыттым. Кулына корал тотып, туган илне яклаган батырларны онытырга хакыбыз юк дигән принцип, мөгаен, шуннан килә торгандыр. Лаеклы ялга чыккач, янәдән Московкада яши башладым. Территориаль иҗтимагый үзидарә белән килешеп, үз бистәбездән Әфган, Чечня сугышларында катнашкан шәһәрдәшләребезне барладык. Бүгенге көндә Донбасс өчен бара торган махсус хәрби о