Елдагыча оештыручылар төрледән төрле призлар куя. Төп приз гадәттәгечә - колын. Спартакиада төрле ярышлар белән үрелеп бара. Кайнар чәй, коймак, пылау, шашлык - болар барысы да бәйрәмдә күңел ачучылар өчен әзерләнгән. Күрше авыллардан да бик күп кунаклар килгән. Бәйрәмгә җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов та кайткан иде. Биредә матур итеп бизәлгән чаналар парады узды. Гармунчылар җырлап мәйдан әйләнде. Болар барысы да бәйрәм рухы өстәде.