👇🏻😍 Бер-ике орлыгын әйбәт туфракка утыртып, су сибеп торасың икән, иртәме-соңмы тишеләчәк ул. Ә инде тизрәк тишелсен өчен, өлгергән җимештән иң эре орлыкларын алырга кирәк. Җылы суда юып, үсеш стимуляторы эремәсендә 8–10 сәгать тотарга. Шуннан соң орлыкларны көпшәк туфракка утыртырга. Бигүк нәзберек үсемлек булмаса да, яктырак урында, даими тукландырып (цитрус үсемлекләре өчен махсус ашлама белән), су сибеп, бөркеп, ябалдашын вакытында кисеп-матурлап торганда, әйбәтрәк үсә. Чәчәк атканда, лимон тирә-юньгә искитмәле хуш исләр тарата. Җимеш бирүгә килгәндә, бөтен шартын туры китереп үстерелсә, 6–8 елдан соң көтәргә мөмкин. Ә инде тизрәк җимешләнсен өчен үсентене ялгарга кирәк. Шунысы да бар: биш елга кадәр лимонны һәр ел саен яңа – зуррак чүлмәккә утырту таләп ителә, чөнки тиз үсә.