Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Яңгул авылында яшәүче Рауза Баһаветдин кызы Фатыйхова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды

  Юбилярны район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде.   Җиде сыйныф белем алганнан соң Лаеш урманына җибәрәләр аны. Аннан кайткач, сарык фермасында эшли, соңрак дуңгыз, бозаулар тәрбияли, сыерлар сава. Төп нигезгә килен булып килгән Рауза тормыш иптәше Нурислам белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 10 ел игелекле килен хезмәте күрсәткәннән соң, йорт җиткереп башка чыгалар. – Яшьлегемдә эшләмәгән эшем калмады. Шөкер, картлыгым муллыкта, балалар игелегендә уза. Һәр көнемә шөкерана кылып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм, – ди Рауза апа.

Яңгул авылында яшәүче Рауза Баһаветдин кызы Фатыйхова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды.

 

Юбилярны район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде.

 

Җиде сыйныф белем алганнан соң Лаеш урманына җибәрәләр аны. Аннан кайткач, сарык фермасында эшли, соңрак дуңгыз, бозаулар тәрбияли, сыерлар сава. Төп нигезгә килен булып килгән Рауза тормыш иптәше Нурислам белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 10 ел игелекле килен хезмәте күрсәткәннән соң, йорт җиткереп башка чыгалар.

– Яшьлегемдә эшләмәгән эшем калмады. Шөкер, картлыгым муллыкта, балалар игелегендә уза. Һәр көнемә шөкерана кылып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм, – ди Рауза апа.

-2
-3
-4
-5