Дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Балтач төбәге дә күпмилләтле халыкны үз канаты астына сыендырган нурлы кече Ватаныбыз. Һәрберебезнең дә үз ана телебез һәм без шул телдә тигез аралашырга хокуклы ирекле кешеләр. Илебез территориясендә төрле милләт халыкларының үзара татулыгына һәм ихтирамлыгына нигезләнгән, 2026 ел - Халыклар бердәмлеге елы кысаларында күпмилләтле Балтач районы халкы үзара аңлашып һәм гомумрәсәй бердәмлеген ныгытуга багышланган барлык чараларда да актив катнаша. Халыкара туган тел көне уңаеннан районыбызда да матур чаралар уза. "Туган телем күп еллардан бирле Чәчәк ата йөрәк түремдә. "Әнкәй” дигән иң беренче сүзне Мин әйткәнмен татар телендә" Ә.Ерикәй Халыкара туган тел көне белән, хөрмәтле райондашлар! Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.