20 февраль кичендә район мәдәният үзәгендә гаять тә тәэсирле бәйрәм тантанасы булды - 23 февральгә багышланган " Ватанның данлыклы уллары" дип аталды ул. - Илгә батыр уллар үстергән солдат әниләренә олы, чиксез рәхмәтемне белдерәм, - диде Рамил Нотфуллин үз чыгышында.- Кызганыч, яу кырында башларын салган каһарманнарыбыз да бар, алар мәңге безнең хәтеребездә. Хәрби операциядәге солдатларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү һәрберебезнең олы бурычы. Гуманитар ярдәм җыю һәм аны җибәрү буенча эшләр дәвам итә. Гозерләрен җавапсыз калдырмаска тырышабыз. Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүгә өлеш керткәннәре өчен волонтерларга зур рәхмәт. Әләмне тантаналы төстә озатканнан соң, сәхнәдә күңелләргә үтеп керерлек концерт номерлары башланды. Тетрәндергеч җырлар-биюләр күп булды, нәфис сүз дә үзәкләрне өзде. Рәсәйдә игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт батырлыгы елына әнә шулай аяк бастык.
20 февраль кичендә район мәдәният үзәгендә гаять тә тәэсирле бәйрәм тантанасы булды - 23 февральгә багышланган " Ватанның данлыклы уллары
21 февраля21 фев
1
~1 мин