Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Мангоны төшеннән үстерү ысулы

👇🏻😍 саклап укуй, дустыңа юлла Төшне өлгереп җиткән җимештән алырга кирәк. Аны саклык белән генә ачарга да, орлыгын алып, кара төстәге пленкасыннан арындырырга. Орлыкны, черемәсен өчен, биофунгицид эремәсендә тотарга. Шуннан юеш чүпрәккә төреп, капкачлы пластик савытка урнаштырырга. Орлык шыта башлаганчы, савытны җылы урынга куеп торырга. Чүпрәкнең кипмәвен, күгәрмәвен әледән-әле карап-барлап торырга. Күгәрек исе килсә, чүпрәкне яңасына алыштырырга. Орлык шыткач, тамырларын аска каратып, көпшәк туфраклы чүлмәккә утыртырга. Орлыкның үсентеле очын туфрак өстендә калдырырга. Дымлы мохит тудыру өчен, мангоны пыяла банка яки целлофан капчык белән капларга. Үсентенең беренче яфраклары пәйда булуга, өстендәге әйберен алырга.

Мангоны төшеннән үстерү ысулы 👇🏻😍

саклап укуй, дустыңа юлла

Төшне өлгереп җиткән җимештән алырга кирәк. Аны саклык белән генә ачарга да, орлыгын алып, кара төстәге пленкасыннан арындырырга.

Орлыкны, черемәсен өчен, биофунгицид эремәсендә тотарга. Шуннан юеш чүпрәккә төреп, капкачлы пластик савытка урнаштырырга. Орлык шыта башлаганчы, савытны җылы урынга куеп торырга. Чүпрәкнең кипмәвен, күгәрмәвен әледән-әле карап-барлап торырга. Күгәрек исе килсә, чүпрәкне яңасына алыштырырга.

Орлык шыткач, тамырларын аска каратып, көпшәк туфраклы чүлмәккә утыртырга. Орлыкның үсентеле очын туфрак өстендә калдырырга. Дымлы мохит тудыру өчен, мангоны пыяла банка яки целлофан капчык белән капларга. Үсентенең беренче яфраклары пәйда булуга, өстендәге әйберен алырга.