Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил- җирнең якынлыгын Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Шәһәрдәшләребезнең иҗатыннан авыз итегез әле Телне онытмыйк, дуслар!
Күрер өчен күз кирәк,
Ишетергә колагы.
Матур итеп сөйләр өчен
Кирәк туган телләре.
Иртә белән хәерле дип,
Башлыйм әле көннәрне.
Онытмагыз, дусларым,
Данлы туган телләрне!
Әйлән‑бәйлән уйнап кына,
Үтсен әле көннәре.
Һәркемнең дә йөрәгендә
Газиз туган телләре.
Гөлия ЯГАФАРОВА
Татар теле — татлы тел
Туган телем минем татар теле,
Татар булуыма шатланам.
Телем аркасында ничә төрле
Милләт белән аралаша алам.
Газиз әнкәм мине җырлый‑җырлый
Бишекләргә салып тибрәткән.
Элек патшалар да татар халкын
«Бөек милләт», диеп йөрткән.
Татар теле татлы тел ул,
Үз телеңне яхшы бел.
Төрки телле дуслар белән
Аралаша т