Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү системасы булдырылды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин «Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту» федераль проекты кысаларында Әхмәтовлар һәм Борисовлар гаиләләренә социаль түләү алу хокукы турындагы таныклык тапшырды. Әхмәтов Илнур, Борисов Александр бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашалар. Әхмәтовларда ике ул, Борисовлар гаиләсендә бер кыз һәм бер ул үсеп килә. Сертификатларны батыр егетләребезнең тормыш иптәшләренә тапшырылды.
Балтачта Әхмәтовлар һәм Борисовларга социаль түләү алу хокукы турындагы таныклык тапшырылды
20 февраля20 фев
~1 мин