Әйтик, кишернең килограммы 34,83 сумнан 37,07 сумга күтәрелгән. Чөгендернең бәясе – 36,40 сумга, бәрәңгенеке 40,85 сумга кадәр җиткән. Шулай ук суган һәм кәбестә кыйммәтләнгән. Тавык йомыркасы, дөге, банан, сырлар, казылык продукциясенең аерым төрләренең бәяләре арту күзәтелгән. ✅ Шул ук вакытта кайбер товарларның бәясе төшкән. Тавык итенең килограммы 207,92 сумга кадәр төшкән, шулай ук көнбагыш мае, утрапастеризацияләнгән сөт арзанайган. Онга, югары сортлы макаронга, балалар туклануы өчен консерваларга һәм шикәргә бәяләр төшкән.
🧐💰Татарстанда бер атна эчендә йомырка белән яшелчәләр бәясе арткан
20 февраля20 фев
~1 мин