Россиядә чыпчыкларның бөтенроссия исәбен алу елга ике тапкыр – февральдә һәм август аенда уздырыла. Бу эшне белгечләр, волонтерлар башкара Орнитологлар хәбәр итүенчә, чыпчыкларның ике төре киң таралган – йорт һәм басу чыпчыклары. Әмма соңгы егерме елда йорт чыпчыкларының саны азайган. Бу хәл Татарстанда гына түгел, бөтен ил буенча шулай. Орнитологларны бу факт гаҗәпкә калдырган. Шуның кадәр күпсанлы кошлар тик торганда ничек кимергә мөмкин?! Аларны аулаучы юк, чир таралып та кырылмадылар. Үзеннән-үзе шулай килеп чыккан, димәк. – Бу төр кошларның кимүенең сәбәпләре бар. Ул – популяция дулкыннары. Гади итеп әйткәндә, бертөрле кошларның саны арта, шул ук вакытта икенчеләренең саны кими. Берникадәр вакыттан соң, киресенчә, артканнары кими, ә азайганнары күбәя. Икенче сәбәбе кеше факторы белән бәйле дип әйтергә була. Йорт чыпчыгы күбесенчә шәһәрдә һәм авылда яши. Алар бөртеклеләр белән туклана. Шәһәр паркларын хәзер гел карап, үләнен чабып, карт агачларны кисеп торалар. Үлән орлык бирергә ө