Быел да бу матур гамәлдән баш тартмаганнар. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мондый көннәрдә күпләп йөри, барысы да шәхси эшмәкәр Рафил Габдрахмановка бик рәхмәтле. – Бушлай йөрү – бездән бүләк, сездән – хәер-дога, – ди Рафил әфәнде. Маршрут берүк туктамасын, йөреп кенә торсын, шоферлары Роберт Фролов, Фидәрис Хаҗиев, кондукторлары Илһамия Газизуллина, Мәдинә Галимҗанова бик игътибарлы, бик ипле, ди пассажирлар.