Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләреннән килгән зыяннарның авырлыгын киметү максатыннан, 2026 елның 16 февраленнән 1 мартына кадәр Татарстан Республикасының бөтен территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә Административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.