Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Чын бердәмлек бәйрәме

Шәһәрдә «Рух көче – бердәмлек көче» исемле үзенчәлекле вакыйга булды. Махсус хәрби операция ветераннарын һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзаларын җыйган чара спорт ярышы гына түгел, ә чын бердәмлек бәйрәменә әверелде. Жыелучыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде. Ары таба ярышлар программасы башланды. Катнашучылар өч төрле ярышларда - дартс, уктан ату һәм өстәл теннисы үзләрен сынап карады. Монда көндәшлеккә урын булмады, дисәк дөрес булыр. Барысы да бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, сынаулар узганда рухи көч биреп торды. Әлбәттә, бу чарада җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр билгеләнмәде. Биредә дуслык тантана итте. Һәркемгә диплом һәм иганәчедән бүләк тапшырылды.

Шәһәрдә «Рух көче – бердәмлек көче» исемле үзенчәлекле вакыйга булды. Махсус хәрби операция ветераннарын һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзаларын җыйган чара спорт ярышы гына түгел, ә чын бердәмлек бәйрәменә әверелде.

Жыелучыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.

Ары таба ярышлар программасы башланды. Катнашучылар өч төрле ярышларда - дартс, уктан ату һәм өстәл теннисы үзләрен сынап карады. Монда көндәшлеккә урын булмады, дисәк дөрес булыр. Барысы да бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, сынаулар узганда рухи көч биреп торды.

Әлбәттә, бу чарада җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр билгеләнмәде. Биредә дуслык тантана итте. Һәркемгә диплом һәм иганәчедән бүләк тапшырылды.