15-17 февраль көннәрендә рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Смәел мәктәбеннән олимпиадада катнашучылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: 10 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Диана призер булды, ә 11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәдиева Камилә рус теле буенча олимпиадада җиңүче булды. Кызларны һәм аларның остазы - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәдиева Алия Мәсхүт кызын зур уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
Смәел укучылар республика олимпиадасының йомгаклау этабында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте
19 февраля19 фев
~1 мин